30 июнь һәм 1 июль көнне, футбол буенча Конфедерацияләр кубогы көннәрендә, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы «The Kremlin Confederation of ART» фестиваленә чакыра. Бу көнне бер сәхнәдә классик һәм популяр музыка башкаручылар җыелачак. Казан халкын һәм кунакларын халыкара һәм балалар һәм яшүсмерләр арасында башкаручылар һәм хореграфия сәнгате конкурслары лауреатлары чыгышы көтә.
«TatarStars» мәйданчыгында Эльмир Низамов, Радик Сәлимов, Айдар Сөләйманов, Алмаз Әхмәтҗанов, Рәдиф Кәшәпов һәм башкаларны күреп булачак. 10 акустик пианинодан торган оркестр үзенең яңа программасын тәкъдим итәчәк. Татар, рус һәм чит композиторларының әсәрләре Татарстанның яшь композиторлары аранжировкасында яңгыраячак. Шул исәптән Рәшит Кәлимуллинның “Спортлы Казан” дигән пьесалар циклы пианиночылар оркестры өчен уникаль эшкәртүдә башкарылачак.
«SFORZANDO» фондының яшьләр симфоник оркестры катнашында В.А.Моцартның «Бастьен и Бастьена» опера спектаклен дә тыңлап булачак.