5 июль көнне 15.00дә Милли музейда Әдәби салонның «Туган илнең төтене дә хуш һәм татлы…» дип аталган чираттагы утырышы була, ул Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай һәм Г.Державин исемендәге Дәүләт премияләре лауреатлары Ренат Харис иҗатына багышлана.
Иҗади очрашуда танылган язучылар һәм галимнәр, иҗат әһелләре катнашачак. Алар арасында филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ф.Галимуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Д.Салихов, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры А.Галимуллина, ТРның халык рәссамы Ф.Хәсъянова, журналист Р.Вәлиев, Г.Р.Державин исемендәге премия лауреаты А.Кәримова, патриот шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Л.Кәримова, композитор, ТР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Р.Ахиярова, композитор, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Э.Низамов бар.
Утырышка күргәзмә әзерләнгән, анда Р.Харис иҗаты турында материаллар һәм аның китаплары тәкъдим ителәчәк.