Кичә Саба районының Лесхоз бистәсендә Театр Сабан туе үтте. ТР Мәдәният министрлыгы, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Саба районы хакимияте тарафыннан унынчы тапкыр оештырылган бәйрәмдә республиканың 11 дәүләт театры вәкилләре катнашты. Ә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры, Качалов театры, Чаллы курчак театры һәм Бөгелмә театры әлеге бәйрәмдә катнаша алмады.
Актерлар сабан туен карарга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да килгән иде.
Римма Ратникова артистларны бәйрәм белән котлады һәм мондый Сабан туйлары күбрәк булсын иде дигән теләген җиткерде. Шулай ук “Кече шәһәр театрлары” проекты турында да әйтеп узды. Аның сүзләренчә, бу проект ярдәмендә сәхнәгә шактый спектакльләр чыгачак.
Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе үткәрүгә ярдәм итүен әйтте. Мәдәният министры артистларны бәйрәм белән тәбрикләде һәм иҗатларында алга таба да уңышлар теләде.
Аннары бәйрәм Сабан туена хас булган уеннар, ярышлар белән дәвам итте. Биредә чүлмәк тә ваттылар, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, капчык киеп тә узыштылар, аркан да тартыштылар. Әлбәттә инде, Сабан туе көрәшсез дә узмады. Мәйданда 11 артист бил алышты. Абсолют җиңүче “Әкият” курчак театрыннан Юрий Чуктиев булды. Аңа Татарстан Президенты исеменнән машина һәм тәкә бүләк иттеләр.