Качалов театрының Кировтагы зур гастрольләре тәмамланды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Кичә “Пиковая дама” спектале белән В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театрының Киров шәһәрендәге зур гастрольләре тәмамланды.

Гастрольләрне Киров өлкәсенең мәдәният министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Скальный һәм Качалов театрының сәнгать җитәкчесе-директоры Александр Славутский япты. Андрей Скальный Качалов театрының Кировтагы  ике атналык гастрольләрен “бәхет хисе” дип атады. Ә Александр Славутский җавап сүзендә кировлыларга тулы заллар, җылы кабул иткән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Труппа анда 14 спектакль уйнады, 10000гә якын тамашачы Россиянең иң өлкән театрларының иҗаты белән танышты. Гастрольләр афишасына «Безумный день, или Женитьба Фигаро», «Скрипач на крыше», «Трехгрошовая опера», «Роковые яйца», «Брак по-итальянски», «Золотой слон» кебек иң яхшы спектакльләр кергән иде. Киров өлкә драма театры сәхнәсендә алар һәркайсы икешәр тапкыр уйналды.

Бүген Качалов театры труппасы Казанга әйләнеп кайта, ә ике көннән Мәскәүгә “Станиславский сезоны. Губерна театрларының җәйге фестивале”нә китә. Алар анда «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектаклен тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International