2017 елда Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге мәгълүм

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

2017 елда Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясенә дәгъва итүче кандидатлар аталды.

Алар түбәндәгеләр:

Әдәбият өлкәсендә -

Воронин Александр Геннадьевич

«Кинг книг: пьесы, сценарии, монологи» (Казан, «Каzan-Казань» нәшрияты, 2013 ел) китабы өчен.

Ишмөхәммәтов Наил Радикович

«В поисках Неба: стихи» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел) китабы өчен.

Нурисламова Альбина Равилевна

«Цена вопроса: рассказы, романы» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016 ел).

юриспруденция өлкәсендә –

Хөрмәтуллина Алсу Мәхмүтовна

«Конституцион кыйммәт буларак хезмәткә хокук һәм Россия Федерациясе субъектларында аны тәэмин итү (Казан, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, 2016 ел) монографиясе өчен.

Премия елга бер тапкыр әдәбият өлкәсендә һәм юриспруденция өлкәсендә берәр кешегә тапшырыла, күләме – 200 мең сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International