Кариев театры артистлары Свердловск өлкәсенә гастрольләргә җыена

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары “Театр – Ватанны саклаучыларга!” проекты кысаларында 27 нче июньнән 3 нче июльгә кадәр Свердловск өлкәсе шәһәрләре һәм районнарында гастрольләргә җыена.

Армия сафларында хезмәт итүче егетләргә һәм өлкәннәргә “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) комедиясе, ә балаларга “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим ителә.

Тамашалар көндез 12.00 сәгатьтә, кич 19.00 сәгатьтә.

28 июнь – Олы Устьикинск Мәдәният йортында;

29 июнь – Әҗегол Мәдәният йортында;

30 июнь – Аракай Мәдәният йортында;

2 июль – Елань хәрби частендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International