Казан кинофестивалендә "Россия – ислам дөньясы" яңа секция пәйда булачак

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Быел Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында беренче тапкыр “Россия – ислам дөньясы” дип аталган параллель кино күрсәтү секциясе эшләячәк. Әлеге секциядә “Россия – ислам дөньясы” стратегик төркеменә кергән илләрнең фильмнары күрсәтеләчәк.  

Белешмә өчен: “Россия – ислам дөньясы” стратегик төркеме Россия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче буларак кушылгач, 2006 елда Е.М.Примаков һәм М.Ш.Шәймиев җитәкчелегендә барлыкка килгән. Төркем составында 27 илдән танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре бар. Төркемне 2014 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Стратегик төркеменең конференциясе 2017 елның сентябрендә Казанда узачак.

Секциядә – “Алжир киносы”, “Әфганстан – ачык бит”, “Бангладешта каникуллар”, “Мисыр төннәре”, “Индонезия киносы”, “Гыйрак: сугыш һәм тынычлык”, “Иран киносы”, “Казахстан: кичә, бүген, иртәгә”, “Катар”, “Кыргызстан – кыска метр иле”, “Ливанда эшләнгән”, “Марокко панорамасы”, “Нигерия экзотикасы”, “Берләшкән гарәп әмирлекләре: чуар тасма”, “Пакистан – тормышта һәм кинода”, “Сүрия: игътибар зонасында”, “Суданда гастрольләр”, “Таҗикстан: фарсинема”, “Тунис – яңа локацияләр”, “Төрек маршы” программалары. Һәр программага берничә фильм тупланган. Фильмнарның күрсәтү вакыты һәм урыны соңрак игълан ителәчәк. Россия программасын “Яшь Россия” номинациясе эшләре тәшкил итә.

Искәртеп узабыз:Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Форум программасына үзендә тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына.

XIII Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда быел 5-11 сентябрьдә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International