18-29 июньдә, футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы вакытында, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры казанлыларга һәм башкала кунакларына 10 спектакль күрсәтәчәк. Спектакльләр рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
Спектакльләр циклы сезонның премьерасы – Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясе белән башланып китә һәм төгәлләнә. Дүрт дус егетнең җәйге маҗаралары турындагы әлеге заманча спектакльне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерде. Театр сәхнәсендә чагыштырмача аз вакыт уйналуына карамастан, тамашачы комедияне инде яратып өлгерде. Спектакльне 18 һәм 29 июнь көннәрендә тамаша кылырга мөмкин булачак:
19 июньдә “Беренче мәхәббәт” комедиясен карап булачак. Пьесаны театрның баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән. Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылык, гармонияле актерлар ансамбле һәм Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльне уңышлы һәм халыкчан итеп танытты.
20 июньдә “Мәхәббәт баскычы” комедиясе күрсәтеләчәк. Көлкеле вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга, күңелдә якты өмет уятырга ярдәм итәр. Спектакльнең режиссеры – Рәшит Заһидуллин.
21 июньдә театр сәхнәсендә “Алтын көз” комедиясе куела. Традицион халык лирикасын, яшьлек дәртен, иң мөһиме күңел күтәренкелеген чагылдырган әлеге спектакль, сәхнә осталарының ачыктан-ачык сөйләшүе аша, тамашачыларга гомер көзенең ни икәнен бәян итә.
22 июньдә театр сезон премьерасы – “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Спектакльнең яңа куелышы күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышлана. Төп рольдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.
23 июньдә Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” спектакле була. Комедия жанрындагы әлеге спектакль 6 яшьтән өлкәнрәк тамашачыга исәпләнгән, шуңа да аны бөтен гаилә белән килеп карарга мөмкин. “Эх, алмагачлары!” юмор, кешелеклелек белән сугарылган, ул кәефне күтәрә һәм күңелдә уңай тәэсирләр калдыра. Спектакльнең режиссеры — Рәшит Заһидуллин.
25 июньдә Хәй Вахитнең “Кияүләр” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Инде нишләргә? Кунаклар киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк… Җырлы-биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли.
26 июньдә театр Исламия Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде…” спектаклен тәкъдим итәргә ниятли. Озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми уйналган, әлеге мелодрама бу көнне тамашачыларны кабат сөендерәчәк.
28 июньдә тамашачылар К. Тинчуринның “Назлы кияү” спектаклен карый ала. 1915 елда иҗат ителгән әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Бай кияү өйләнергә җыенуын белдерә. Күңеленә хуш килгән кәләшне табып биргән кешегә исә алтын бизәнү әйбере вәгъдә итә. Спектакльне сәхнәгә Рәшит Заһидуллин куйган.