7-14 сентябрьдә Уфада VI "Туганлык" Халыкара төрки телле театрлар фестивале уза. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фестивальдә Фәрит Бикчәнтәев куелышында Ж.-Б.Мольерның "Дон Жуан" спектакле белән катнаша.
Камаллылардан тыш фестивальнең конкурс программасында Әзербайҗан, Дагыстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Алтай, Башкортстан, Кабардин-Балкар, Тыва, Хакасия һәм Чуашстан милли театрлары катнаша. "Дон Жуан" спектаклен Камал театры 13 сентябрьдә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театрында тәкъдим итә. Фестивальдә театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе эшләячәк, анда Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов та чакырылды.
"Туганлык" төрки телле театрлар фестивале 1991 елда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Уфа шәһәрендә төрки дөнья илләренең һәм республикаларының тарихи һәм мәдәни-тел гомумилегендә югары театраль мәдәниятне, дуслыкны, күршеләрчә тату мөнәсәбәтләрне саклау өчен сәхнә сәнгате бәйрәме буларак оештырыла. Фестивальнең максаты - иҗади тәҗрибә белән уртаклашулары чикләнгән төрле республика театрларын очраштыру һәм төрки халыклар театрларын дөнья театраль процессына интеграцияләүгә этәргеч ясау.