Игорь Лерманның Камера оркестры һәм Польша органчысы Роман Перуцки Казан консерваториясендә концерт сезонын япты

2017 елның 16 июне, җомга

Кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында сезонны япты. Чаллының Игорь Лерман җитәкчелегендәге Камера оркестры һәм Польшаның танылган органчысы Роман Перуцки башкаруында Европа музыкантлары әсәрләре яңгырады.

Казан тамашачылары Польша музыканты белән таныш иде инде. Узган елның декбрендә Гданьскидагы кафедраль соборның баш органчысы биредә чыгыш ясады. Аның хәзерге килүе премьералар белән бәйле  - Казанда беренче тапкыр Йозеф Райнбергер һәм Жюльен Бреның оркестр белән орган өчен концертлары башкарылды.

Ә бүген Польша музыканты оркестр белән бергә Чаллының орган залында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International