Әлфия Авзалова белән хушлашу 17 июньдә Татар дәүләт филармониясендә узачак

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

ТАССРның халык артисткасы, РСФСРның атказанган артисткасы, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова белән хушлашу 17 июнь, ягъни шимбә көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булачак.

Җырчы белән бәхилләшеп калырга теләүчеләр иртәнге 8.30да Татар дәүләт филармониясенә килә ала. Хушлашу чарасының  рәсми өлеше 10.00дә башлана.

Җырчы Яңа татар бистәсе зиратына җирләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International