Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Бүген иртән, озакка сузылган авырудан соң ТАССРның халык артисткасы, РСФСРның атказанган артисткасы, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова вафат булды.
Әлфия Афзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә әнисе үлә. Әтисе бөек Ватан сугышында вафат булган. Аны әнисенең сеңлесе тәрбияләп үстерә.
1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солистка буларак эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Афзаловага беренче зур уңыш китерә.
Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.
Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Ә. Афзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый.
Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы "Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен" дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.
Әлфия Афзалова — ТАССРның халык (1970), РСФСРның атказанган артисткасы (1983). Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).