Тәтеш районы Килдеш авылында «Валда шинясь» бәйрәме узачак

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

17 июнь көнне Татарстанның Тәтеш муниципаль районында урнашкан Килдеш авылында “Валда шинясь” IV Республика мордва мәдәнияте фестивале узачак. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

Әлеге проект мордва халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләрен яңадан кайтару, аларны саклап калу һәм популярлаштыру, фольклор коллективларның һәм халык осталарын активлаштыру максатында тормышка ашырыла.

Бәйрәмдә Мордовия, Башкортстан Республикалары, Түбән Новгород, Ульяновск, Пенза, Самара өлкәләре, Тольятти шәһәре, Казан, Татарстанның Алексеевск, Кама Тамагы, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт районнары, тәтеш районының мордва коллективлары катнашачак.  Фестиваль 9.00дә башлана.

“Валда шинясь” – “түгәрәк кояш” дигәнне аңлата, ул, гадәттә, җәйге кояш торгынлыгы көннәрендә үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International