Татарстан Мәдәният министрлыгында С.А.Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты бүлеп биргән максатлы урыннарга дәгъва кылучыларны сайлап алуның икенче этабы үтте.
Беренче этап нәтиҗәләре буенча икенче турга 12 кеше узган иде. Алар иҗади биремнәр алды. Аларга үз проектларын Татарстанның танылган кинематографистлары, Казан дәүләт мәдәният институты, бәйсез экспертлар каршында якларга туры килде.
Комиссия әгъзалары үтәлгән биремнәрнең нәтиҗәсеннән канәгать калды. Иҗади фикер алышу рухы хөкем сөрде, комиссия әгъзалары дәгъва кылучылар белән аларның эшләре турында фикер алышты. Моннан тыш, сайлап алу комиссиясен катнашучыларның бүгенге кино индустриясе торышы, шулай ук кинематография тарихы, танылган Россия һәм чит ил кинематографистларының биографияләрен һәм фильмнарын белүләре дә кызыксындырды.
Искәртеп узабыз: быел конкурс кино операторы, продюсерлык, уен һәм уен булмаган кино режиссурасы белгечлекләре буенча үткәрелде.