Кировта “Безумный день, или Женитьба Фигаро” спектакле белән Качалов театры гастрольләре ачылды

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Кичә Кировта “Безумный день, или Женитьба Фигаро” спектакле белән В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театрының гастрольләре ачылды. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде – беренче спектакльгә 700 билет гастрольләр ачылырга бер атна кала сатылып беткән иде.

Спектакль башланыр алдыннан гастрольләр тантаналы рәвештә ачылды. Артистларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Киров өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Владимир Бекетов мөрәҗәгать итте. Ул Качалов театрының сәнгать җитәкчесе – директоры а

Александр Славутскийга Киров өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Васильевның сәламләү хатын тапшырды. Аннары Киров өлкәсе мәдәният министры вазифаларын башкаручы Андрей Скальный сүз алды. Ул Казан театры гастрольләрен Киров өлкәсендә бу җәйнең иң төп мәдәни вакыйгасы дип атады. Татарстан Мәдәният министрлыгы исеменнән җавап сүзе белән министрның беренче урынбасары Эльвира Камалова чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, төбәкара мәдәни элемтәләрнең әһәмияте бик зур. Ул шулай ук җылы кабул иткән һәм зур игътибар күрсәткән өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

Искәртеп узабыз: Качалов театрының Кировтагы гастрольләре ике дәвам итәчәк, Казан артистлары барлыгы җиде спектакль күрсәтәчәк, аларның һәркайсы икешәр тапкыр уйналачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International