Айрат Сибагатуллин “Татар-информ”да Конфедерацияләр кубогы вакытында узачак мәдәни чаралар турында сөйләде

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында "Казанда FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы кысаларында туристик инфраструктуралар һәм мәдәни чаралар әзерлеге”нә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,  Туристлык буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

Конфедерацияләр Кубогы вакытында музейлар катнашында 47 чара планлаштырылган, ә театр-тамаша оешмалары 48 чара оештырачак

"Күрсәтелгән чорда барлык музейлар штатлы режимда эшләячәк. Музейлар катнашында барлыгы 47 чара планлаштырылган”, - дип билгеләп үтте Айрат Сибагатуллин.

"Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы үз экспозицияләрен Табигый тарих музеенда, Татарстан дәүләт музеенда, Ислам мәдәнияте музеенда, Благовещенский соборы тарихи музеенда, шулай ук "Эрмитаж-Казан"үзәгендә , Пушка йорты музеенда, "Манеж" күргәзмә залында һәм элеккеге Спас-Преображенск монастыре музеенда тәкъдим итәчәк. 30 июньнән 1 июльгә кадәр Казан Кремлендә The Kremlin Confederation of heart фестивале узачак, анда вокал һәм бию коллективлары, пианистлар оркестры һәм башка чыгышлар булачак. Кызыклы перформанслар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International