Бүген Татарстан Милли музеенда Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан бүлеге ярдәмендә Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның тууына 100 ел тулуга багышланган чара узды.
Чарада М.П.Девятаевның улы һәм кызы, Вахитов районы Ветераннар советы, Казан елга порты тарих музее, Идел дәүләт су транспортының Казан филиалы вәкилләре, ТР Милли музее хезмәткәрләре, укучылар катнашты.
Милли музей фондларында легендар очучының мемориаль коллекциясе саклана. Девятаев музейга үзенең шәхси әйберләрен (очучы шлемы, планшет, портупея), үз исеменә язылган хатлар, телеграмма һәм котлау открыткаларын тапшырган. Соңрак коллекция гаилә архивындагы предметлар белән тулыланган.
“Девятаев Михаил Петрович: жизнь и подвиг” дигән күргәзмәдә ТР Милли музее, Казан елга порты тарих музее һәм гаилә архивларында сакланган материаллар тәкъдим ителгән.