Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе концерт сезонын яба

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе концерт сезонын яба. Йомгаклау концерты 15 июнь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Ул 18.30да башлана.

Игорь Лерманның камера оркестрына кушылып Гданьск Кафедраль соборының төр органчысы, бүгенге көннең иң абруйлы музыкантларның берсе Роман Перуцки кушылып уйнаячак.

Казан тамашачылары Польша музыканты белән таныш. Узган елның декабрендә Перуцки Татарстан башкаласыда чыгыш ясаган иде. Органчының бу чыгышы премьералар белән бәйле  - Казанда беренче тапкыр Йозеф Райнбергер һәм Жюльен Бреның оркестр белән орган өчен концертлары башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International