Актерлар йортында “Кече шәһәрләр театрлары” проектын тормышка ашыру турында фикер алышачаклар

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген 17.00дә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Кече шәһәрләр театрлары ” федераль партия проектында катнаша торган театр вәкилләре катнашында җыелыш узачак.  Очрашуда Әлмәт татар дәүләт драма театры һәм С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры проект кысаларында үзләренең концепцияләрен тәкъдим итәчәк.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Фәридә Камалова, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасында “Кече шәһәрләр театрлары” федераль партия проекты координаторы Эльмира Фәтхуллина катнашачак.

“Кече шәһәрләр театрлары” – “Бердәм Россия” партиясе проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International