«Казачий круг» казаклар җыры республика конкурсының гала-концерты

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Иртәгә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында “Казачий круг-2017” республика казаклар җыры конкурсының гала-концерты узачак.

Йомгаклау турында Татарстанның Нурлат, Спас районнары, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай, Чаллы шәһәрләре, Волжск гаскари казаклар җәмгыяте һәм Оренбург казаклар гаскәреннән 16 казак ансамбле катнашачак.

“Казачий круг” конкурсы казаклар вокаль культурасын саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International