Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев Казанда А.С.Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген, Рус теле көне һәм Александр Пушкинның тууына 218 ел тулган көндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды.

Шагыйрьне искә алырга Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомство вәкилләре, республика парламенты депутатлары, шагыйрьләр, язучылар килгән иде.

Ел саен 6 июнь көнне Казанда Рус теле көне һәм А.С.Пушкинның туган көнен билгеләп үтү күркәм гадәткә әверелде. Шагыйрьнең һәйкәле янында танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, укучылар һәм гади кешеләр килгән иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International