Кичә XIII “Нәүрүз” халыкара театр фестивале ачылды

2017 елның 6 июне, сишәмбе
Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Якутиядән килгән Олонхо театрының «Сугышчы кыз Джырыбына» спектакле белән XIII “Нәүрүз” халыкара театр фестивале ачылды. Спектакль алдыннан тамашачыларны һәм килгән кунакларны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Саха Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Лавочкин, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сәламләде. Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды. “Төрки дөньяның театр эшлеклеләрен нинди генә ераклыклар аерса да, аларның юллары янә кунакчыл Казанда очраша. Катнашучы коллективларның сәнгати осталыгы төрки илләрнең театр дөньясында абруй  яулаган  “Нәүрүз” фестиваленең югары профессиональ дәрәҗә күрсәткече санала ”, - диелгән аерым алганда сәламләүдә. Республика Президенты “Нәүрүз” фестивалендә катнашучыларга тынычлык һәм дуслык, иҗади уңышлар, ә тамашачыларга онытылмаслык очрашулар теләгән. Татарстан Мәдәният министры сүзләренчә, “Нәүрүз” республика уңыш китерә, чөнки ул безнең төбәк белән таныштыра, бөтен дөньяга таныта. Ул шулай ук фестивальдә катнашучыларга һәм тамашачыларга уңышлар теләде. “Без бу фестивальгә бик озак әзерләндек һәм тамашачылар безне җылы кабул итәр дип өметләндек. Без бирегә яхшы һава торышы һәм кайнар йөрәкләребезне алып килергә тырыштык”, - дип белдерде Саха Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Лавочкин. Ул Татарстан халкы һәм фестиваль кунакларына Якутиянең театр сәнгатен күрсәтү мөмкинлеген биргән өчен өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Соңыннан тамашачыларга Олонхо театрының “Сугышчы кыз Джырыбына” спектакле тәкъдим ителде. Сәнгать җитәкчесе – Андрей Борисов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International