Иртәгә - Рус теле көне һәм А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көн

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

6 июнь - Рус теле һәм бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулган көн. Шул уңайдан Казанда бәйрәм чаралары узачак.

Иртәнге сәгать 9да М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы А.С.Пушкин һәйкәле янында шигъри митинг узачак. Ә 10.00дә республика җитәкчелеге катнашында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу ниятләнгән.

10.30дә исә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында тантаналы концерт башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International