Казанда XIII “Нәүрүз” халыкара театр фестивале ачыла

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда “Нәүрүз” халыкара театр фестивале ачыла. Ачылыш тантанасы Кабан күле буендагы амфитеатрда 19.00дә башлана.

Быел "Нәүрүз" Якутия Республикасы театр сәнгатенә багышлана. Фестивальдә Саха Республикасының Яшь тамашачы театры,  П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры, Олонхо театры, Саха Республикасының Эстрада дәүләт театры коллективлары катнашачак.

Фестиваль кысаларында бүген 12.00дә Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә “Бәхет ташы” балалар спектакле тәкъдим ителә. Спектакльне Саха (Якутия) Республикасының Яшь тамашачы дәүләт театры куя.

Искәртеп үтәбез: Казанда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале быел 5-9 июнь көннәрендә уза. Аның афишасына Алтай, Башкорстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Якутиянең иң яхшы 18 спектакле кергән. Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.A.M" театры. "Нәүрүз"нең спектакльләре Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсе, Тинчурин театры, Яшь тамашачылар театры һәм "Әкият" курчак театрында күрсәтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International