Антологиягә Татарстанның да биш шагыйре әсәрләре кергән.
3 июнь көнне Мәскәүдә А.С.Пушкинның тууына 218 ел тулу һәм Рус теле көненә багышлап үткәрелгән “Кызыл мәйдан” китап фестивале кысаларында, “Россия халыкларының заманча шигърият антологиясе”н тәкъдим ителәчәк.
Яңа заман Россия тарихында әлегә беренчесе булган киң колачлы әдәби проект 229 шагыйрьне, 57 телдән тәрҗемә иткән 142 әсәрне бер затлы җыентыкка туплаган.
Кызыл мәйдандагы зур сәхнәдән Россиянең дистәләгән телендә, шул исәптән татар телендә, шигырьләр яңгыраячак. Аерым алганда, Илдар Юзеевның “Читләрнең үз бәясе”, Разил Вәлиевның “Борынгы Болгарда” һәм “Елгалар саеккан чагында” әсәрләрен Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов укыячак.
“Россия төбәкләре” чатыры мәйданында Антология авторларының берсе Рүзәл Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак, ә шагыйрә Алена Кәримова Россия Федерациясе халыклары әдәбиятын үстерүгә ярдәм итү программасы редакция советы утырышында катнашачак .