Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсенең “Татарстанда Парклар һәм скверлар елы”на багышланган “Татарстан бармак очларында. Тыюлыклар һәм парклар сукырларга” проекты “Россиянең тыюлыклы утраулары” Бөтенроссия конкурсында җиңгән. Бәйгене Хакассия дәүләт табигый тыюлыгы Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы мәгълүмати ярдәмендә үткәрелә.
Быел конкурста 500дән артык кеше катнашып, 250 коллектив проект тәкъдим иткән. Жюри иң яхшы 32 эшне билгеләгән. “Татарстан бармак очларында. Тыюлыклар һәм парклар сукырларга” проекты “Авторлык методик эшләнмәләр” номинациясендә беренче урынны алган. Җиңүчеләр сентябрь аенда Хакасиядә узачак Тыюлыклы утраулар дуслары Халыкара слеты кысаларында бүләкләнәчәк.
Искәртеп узабыз: “Татарстан бармак очларында. Тыюлыклар һәм парклар сукырларга” проектын Рус География җәмгыяте тарафыннан хупланып, 2015-2016 елларда гамәлгә ашырылган иде. Проект сукырлар һәм начар күрүчеләрне Татарстан территориясендә урнашкан тыюлык һәм табигый территорияләр белән таныштыру өчен эшләнгән.