“Нур” татар балалар театр студиясе ачык дәрескә чакыра

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында “Нур” татар балалар театр студиясенең ачык дәресе үтә. Студиядә шөгыльләнүчеләр үз осталыкларын, шулай ук быелгы сезонда булачак “Чарли һәм шоколад фабрикасы” тизерен (видеоролик) күрсәтәчәк. 
“Нур” студиясендә ике төркем эшли: студия ачылганнан бирле эшләп килүче төркем Актерлар йорты репертуарына кергән “Сертотмас үрдәк” һәм “Кечкенә принц” спектакльләрендә уйный. Икенче төркем узган ел көз тупланган, алар әлегә актерлык осталыгы, вокал һәм хореография белән шөгыльләнә.

“Нур” быелгы театр сезонында инглиз язучысы Роальд Дальнең “Чарли һәм шоколад фабрикасы”н (татар теленә Марсель Мәхмүтов тәрҗемә иткән) тәкъдим итәчәк. Режиссеры – Казан театр училищесы педагогы Марсель Мәхмүтов.

Белешмә өчен. “Нур” татар театр студиясе 2012 елда Татарстан театр эшлеклеләре берлеге тәкъдиме белән ачыла. Биш ел эчендә укучылар үз остлыкларын төрле өлкәдә күрсәтеп өлгергән. 2015 елда студия  Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” спектаклен сәхнәләштерә. 2016 елда Антуан де Сент-Экзюпериның “Кечкенә принц” спектакле куела. Аны җәмгыять һәм дәүләт эшлелесе, язучы Разил Вәлиев тәрҗемә иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International