Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Россиянең иң өлкән театрларының берсе - А.С.Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театрының (Александрин театры) сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты, дүрт мәртәбә Россиянең дәүләт премияләре лауреаты Валерий Фокин белән очрашты. Очрашуда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының директоры Илфир Якупов һәм баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты.
Айрат Сибагатуллин Валерий Фокинга Казанга гастрольләр белән килеп, шәһәр халкына мондый бүләк ясаулары өчен рәхмәт әйтте. Киләчәктә мондый очрашулар тагын да булыр дигән ышаныч белдерде.
Валерий Фокин сүзләренчә, бу аларның Казанга беренче сәфәре. Тамашачылар спектакльләрне җылы кабул иткән очракта, гастрольләр киләчәктә тагын да кабатланачак.
Искәртеп узабыз: гастрольләр кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Н.В.Гогольның “Ревизор” спектакле белән башланды. Санкт-Петербург труппасы Казанда 3 июньгә кадәр булачак.