Казан “Россия халыклар дуслыгы парады” акциясенә кушыла

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

12 июнь көнне Россиянең 32 төбәгендә, шул исәптән Казанда да “Россия халыклары дуслыгы парады” Бөтенроссия акциясе узачак.

Әлеге акциядә милли диаспора, автономия, җәмгыять һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнаша. Ул милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту максатында үткәрелә.

Парад 12 июнь көнне Казанның Горький исемендәге үзәк ял һәм мәдәняит паркында узачак. Чара 10.00да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International