Монреаль татарлары ассоциациясе Мәдәният министрлыгына Сабан туе үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерә

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

21 май көнне Канаданың зурлыгы буенча икенче саналган Монреаль шәһәрендә Сабан туе үтте. Күп милләт вәкилләрен җыйган әлеге бәйрәмдә Татарстаннан Айгөл Бариева һәм Айрат Имашев та катнашты.

Мореаль татарлары ассоциациясе президенты Зилә Миргалиева Татарстан Мәдәният министрлыгына милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдереп, хат юллаган.

“Әлеге көнне безгә күп милләт кешеләре кушылды, алар безгә кушылып җырлады, биеде, уйнады, Казан кунакларының чыгышын тыңлады, милли мәдәниятебез белән танышты”, - диелгән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменә язылган хатта.

“Сезгә шундый искиткеч бүләк –Татарстан артистлары Айгөл Бариева һәм Айрат Имашевны җибәргәнегез, аларның ихлас котлаулары һәм чыгышлары өчен рәхмәт”, - дип белдергән Зилә Миргалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International