Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.
2017 елның 29 маенда 94 нче яшендә виолончелист, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең мактаулы профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Афзал Насретдин улы Хәйретдинов вафат булды.
А.Н.Хәйретдинов 1924 елның 3 гыйнварында ТАССРның Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында туган. 1937 елда, җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан музыка училищесына виолончель классы буенча укырга кергән.
1942 елның августында А.Н.Хәйретдиновны хәрби хезмәткә алалар. Суслонгер-Сурок хәрби лагерьларында әзерлек узганнан соң, фронтка җибәрелгән. Сталинград, Курск дугасы өчен сугышларда катнашкан, Белоруссия, Польша, Германия фронтларында сугышкан. Аның хәрби казанышлары I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл йолдыз ордены, “Батырлык өчен”, “Сталинград оборонасы өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән билгеләп үтелгән.
1945 елда демобилизацияләнгәннән соң А.Н.Хәйретдинов яңа гына ачылган Казан консерваториясенә (А.В.Броунның виолончель классына) укырга кергән. Аны 1950 елда кызыл дипломга тәмамлаган. Үзенең осталыгын ул профессорлар С.М.Козолупов һәм М.Л.Ростропович җитәкчелегендә П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә камилләштергән. 1955 елда кандидатлык диссертациясе яклап, А.Н.Хәйретдинов татар музыкантлары арасында беренче сәнгать белгече кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алган.
А.Н.Хәйретдинов соло концертлары белән бик күп чыгышлар ясаган, симфоник оркестрлар белән уйнаган, 25 концерт программасын башкарган. 60 ел буе (1954 – 2014 елларда) Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә эшләгән, республиканың татар һәм, гомумән, күпмилләтле музыка культурасын үстерүгә, югары профессиональ музыкантлар әзерләүгә зур өлеш керткән. Виолончель классы белән җитәкчелек итеп, ул үзен талантлы һәм югары эрудицияле музыкант, тәҗрибәле педагог, оста укыту-тәрбия һәм фәнни-иҗади эшне оештыручы буларак күрсәткән. 100дән артык музыкант әзерләгән, алар оркестрларда, уку йортларында, Татарстан, Россия һәм чит ил филармонияләрендә уңышлы эшли.
А.Н.Хәйретдиновның хезмәте “Хезмәт ветераны” медале, СССР Мәдәният министрлыгы, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзлары хезмәткәрләре Үзәк комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәр советы Мактау грамотлары, өч тапкыр ТАССР Югары советы Президиумы Мактау грамотасы белән билгеләп үтелгән. 1970 елда АН.Хәйретдиновка ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1977 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелгән. 2016 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә ул “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән.
"Музыкант-фронтовик А.Н.Хәйретдинов батырлык, түземлек үрнәге, республиканың музыка җәмгыятендә зур абруйга ия кеше иде.
Талантлы музыкант һәм педагог, данлыклы шәхес турындагы якты хатирәләр күңелләребездә мәңге сакланыр", - диелгән Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәмәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, И.Р.Метшин, А.М.Сибагатуллин, Р.И.Вәлеев, Р.К.Абдуллин имзалаган кайгынамәдә.