1-2 июньдә Казанның “La Primavera” камера оркестры Балаларны яклау көне уңаеннан традиция буенча хәйрия концертлары бирәчәк. Программада – Моцарт, Брамс, Чайковский, Штраус, Хачатурян, Пьяццолла, Андерсон әсәрләре, шулай ук танылган мультфильм һәм кинофильмнар музыкасы.
“La Primavera” оркестры – Анжела Вавилова исемендәге фондның һәм Роналд Макдоналд йортының күпьеллык партнеры. Шул рәвешле, музыкантлар фондка Казанда хосписның яңа бүлеген булдырырга ярдәм итәргә телиләр.
Хәйрия концертлары 1 июнь көнне 16.30да Роналд Макдоналд йортында һәм 2 июнь көнне 10.00да Анжела Вавилова исемендәге фонд балалары өчен хосписның кышкы бакчасында үтәчәк.