Иртәгә 14.00 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгында Россиянең иң өлкән театрларының берсе - А.С.Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театры (Александрин театры) гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе үтә. Гастрольләр 2017 елның 30 маеннан алып 3 июньгә кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә уза. Театрның сәнгать җитәкчесе Фокин Валерий Владимирович куелышында "Алтын битлек" премиясе лауреатлары - "Женитьба" һәм "Ревизор" спектакльләре тәкъдим ителә.
Матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Александрин театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Фокин, Александрин театрының әйдәп баручы актеры Николай Мартон, Александрин театрының әйдәп баручы актеры Сергей Паршин катнаша.
Матбугат конференциясендә фото/видеоматериаллар һәм спектакльләргә чакыру билетлары тәкъдим ителә (билетлар саны чикләнгән). Чарага аккредитация mk.pr@tatar.ru һәм kamal.press@tatar.ru электрон почталары буенча уза.