Изгелек марафоны дәвам итә

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия акциясе дәвам итә. Чаллы курчак театры шәһәрнең “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Про Ивана дурака и Марью царевну» спектаклен күрсәте. Ә Кама театры артистлары Саба районының Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты. Алар анда “Театр – яктылыкка, нурга илтә” программасын тәкъдим итте.

Буа районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Буа дәүләт драма театры артистлары сәхләштерелгән шаян концерт белән чыгыш ясады.

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Саба районының “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында “Серле төн” спектаклен күрсәтте.

С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залының Дәүләт кыллы квартеты Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында концерт программасы белән чыгыш ясады.

“Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларында үзләренең концерт программасын тәкъдим итте.

Яшел Үзәннең “Гнездошко” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында “Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле концерты узды.

Ә Тинчерин театры артистлары Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-һортында “Без 41нче ел балалары” спектакле белән чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International