Казан Кремлендә балачак бәйрәме

2017 елның 30 мае, сишәмбе

 

1 июнь көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгында 11.00дән 17.00гә кадәр Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Без Кремльне яратабыз!” дигән фестиваль узачак. Ел саен бу көнне Кремль Балачак иленә әверелә, анда көне буе музыка, җырлар һәм балаларның шат тавышы яңгырый. Нәни кунакларны, шулай ук аларның әти-әниләрен концертлар, сәхнәләштерелгән тамашалар, әкият персонажлары, мастер-класслар, төрле бәйгеләр көтә.

Кунакларны Кремльгә керү юлында әкият һәм мультфильм персонажлары каршы алачак. Зур сәхнәдә “Дөнья балачактан башлана!” дигән концерт узачак, анда утыздан артык балалар, студентлар һәм фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Бу көнне 1 яшен тутырган балаларны котлаулар һәм бүләкләр көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International