Чаллы дәүләт курчак театрында “Эш аты” II төбәкара театр мәгариф форумы узды

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

21-27 майда Чаллы дәүләт курчак театрында “Эш аты” II төбәкара театр мәгариф форумы узды. Чарада Россиянең Волгоград, Воркута, Владимир, Димитровград, Ижевск (Удмурт Республикасы), Йошкар-Ола (Марий Эл Республикасы), Кстово, Киров, Чаллы, Озёрск, Самара, Сургут, Саранск (Молдовия Республикасы), Ульяновск, Уфа (Башкортостан Республикасы), Тула, Тольятти, Чабаксар (Чуашстан Республикасы) шәһәрләренең 18 әйдәп баручы театр коллективыннан 100дән артык вәкиле катнашты. Алар арасында директорлар, режиссерлар, театрның әдәби-драма өлеше мөдирләре, матбугат хезмәтләре җитәкчеләре, pr-менеджерлары, артистлар, рәссамнар, театрларның сәхнәгә кую өлеше мөдирләре бар.

Форум кысаларында мастер-класслар, семинарлар һәм лекториялар үткәрелде, алар Чаллының курчак театры бинасында, шулай ук Балалар театр сәнгате мәктәбендә узды.

Форум Россия шәһәрләренең иҗади элемтәләрен ныгыту һәм театр мәдәниятен баету, курчак театрларын популярлаштыру максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International