1 июнь көнне 18.00дә М.Җәлил исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театрында “Бәхетле балачак” хореография ансамбле һәм “Кристалл” Яшьләр халык биюләре ансамбле концерты узачак. Әлеге мәдәни чара Халыкара балаларны яклау көне һәм “Бәхетле балачак” ансамбленә нигез салучы һәм шул исемдәге Балалар үзәге директоры, РФ һәм ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Ишкузинаның юбилеена багышлана.
Ансамбльләр зур концерт программасын әзерли. Бу көнне театрга килүчеләр җитез халык биюләре, заманча хореография композицияләре, балалар биюләрен күрә алачак.