Казанда 2016-2017 уку елында “Укучының мәдәни көндәлеге” республика проектына нәтиҗә ясалды

2017 елның 26 мае, җомга

Бүген “Әкият” курчак театрында 2016-2017 уку елында “Укучының мәдәни көндәлеге” республика проекты кысаларында узган “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәни ата-ана” конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Чара “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узды. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, катнашты.

“Болар бар да проектта күп кеше берләшкәнгә мөмкин булды – Мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та проектны хуплады, ата-аналар да теләктәшлек итте. Быел бу эшкә “Бердәм Россия” партиясе дә кушылды. Шуңа, һичшиксез, бу проект уңышлы булырга тиеш”, - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

“Без сезнең көндәлекләрне күрдек һәм мине сез катнашкан бәйрәмнәр күләме гаҗәпләндерде, шул ук вакытта сез яхшы укырга да өлгерәсез бит әле”, - дип балаларга соклануын белдерде Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

“Бүген сезнең өчен олылар оештырган бик зур бәйрәм, әмма сез актив булмасагыз, ул була алмас иде. Көндәлекләр алып, сез барлык мәдәният учреждениеләрендә булуны гына  түгел, конкурста катнашу мөмкинлеген дә алдыгыз. Ирешелгәннәрдә генә туктап калмагыз, яңа урышларга ирешегез, уңышлы кешеләр булыгыз, Татарстанның көчле командасына әверелегез”, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Гүзәл Шәрипова.

Башлангыч сыйныфларның 212 укучысы һәм 53 әти-әни бүген “Кырлай” паркы, “Ривьера” аквапаркы, театрларга билетлар алды. Чара ахырында Габдулла Тукай әсәре буенча куелган “Су анасы” спектакле күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International