Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында «Where East meets West» “Көнчыгыш Көнбатыш белән очрашкан урында” 45 Европа кыллы уен кораллары укытучылары ассоциациясенең халыклара конференциясенә багышланган матбугат конференциясе үтте. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин рәислегендә үткән чарада Европа кыллы уен кораллары укытучылары ассоциациясе (ESTA) президенты Бруно Джурано (Италия), Европа кыллы уен кораллары укытучылары ассоциациясе (ESTA) вице-президенты Марк Ламбрехт, ESTA-Италия вице-президенты, композитор Ян Сибелиусның оныгы Сату Йалас Ризито, ESTAнвң Англия делегациясе башлыгы Джон Шейлер, ТР Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә профессиональ белем бирү (квалификацияләрен күтәрү) институты ректоры, ESTA-Tatarstan җитәкчесе Рамиль Садриев, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров катнашты.
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, Россия дөнья академик музыка мәктәбенең әлеге зур вакыйгасын беренче тапкыр кабул итә. Конференциядә 700дән артык кыллы уен кораллары укытучылары һәм башкаручылар катнаша. 20дән артык Европа, АКШ һәм башка илләр делегатлары килгән. Мастер-классларны Бирмингем консерваториясенең скрипка классы буенча профессоры Саймон Смит һәм Вена консерваториясенең альт классы буенча профессоры Вольфганг Клос үткәрәчәк.
“Быел конференциядә Татарстанның төрле районнарыннан якынча 50ләп укытучы катнаша. Алар өчен бу чара иң беренче чиратта Европа тәҗрибәсе белән танышу, укыту стильләрен чагыштыру һәм чит илдәге хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашу мөмкинлеге”, - дип белдерде министр.
Конференция барышында Россия һәм чит илләрнең кыллы уен кораллары һәм акссесуарлары җитештерүчеләрнең күргәзмәсе эшләячәк. Биредә Австриянең Thomastik, Словакиянең Warhol, Американың Cassia Harvey һәм Россиянең Giovanni Instruments компаниясе җитештергән уен коралларын күре булачак.
Конференция эшендә катнашучылар өчен концерт программалары да әзерләнгән. Чара кысаларында Рудольф Гуммерт исемендәге I Халыкара яшь башкаручылар конкурсы да узачак. Италиянең Торторелли һәм Мелузо дуэты, Германиядән «Кабардин-квартет» чыгыш ясаячак. Шулай ук Казанның La Primavera оркестры белән күр тапкыр халыкара конкурслар лауреаты Граф Муржаның уртак концерты да көтелә.
45 Европа кыллы уен кораллары укытучылары ассоциациясенең халыклара конференциясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мәдәният министрлыгының финанс ярдәмендә ТР Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә профессиональ белем бирү институты, Казан дәүләт консерваториясе, И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте тарафыннан оештырылган.