Татарстан Милли музеенда “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты активистларын бүләкләделәр

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Милли музеенда “Укучының мәдәни көндәлеге” проектының 60 активистын бүләкләделәр.

Проектның конкурслары җиңүчеләре һәм призерлар өчен музей буйлап экскурсия оештырылды һәм мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук иң актив мәдәни команда, иң иҗади коллектив һәм иң мәдәни гаилә дә аталды.

2016/2017нче уку елында “Татарстан Республикасының иң мәдәни командасы” конкурсында Казанның Яңа Савин районында урнашкан 7нче гимназиянең 3нче А сыйныф укучылары җиңде. “Татарстан Республикасының иң мәдәни гаиләсе” дип Бөгелмәдән Игошиннар гаиләсе табылды. Казанның “Лад” рус җырлары ансамбле “Татарстан Республикасының иң иҗади коллективы” булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International