Иртәгә, 25 май көнне Казанда Салих Сәйдәшевкә багышланган “Халык мәхәбббәте лауреаты” музыка сәнгате бйәрәме узачак.
Бәйрәмне Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, “Сәйдәш” Мәдәни үзәге һәм Казан федераль университеты оештыра.
Проектның авторы һәм режиссеры – Россиянең халык артисткасы Лима Кустабаева.
Салих Сәйдәшев һәйкәле янында узачак бәйрәмдә танылган җырчылар, республика һәм муниципаль сәнгать коллективлары, Казан театрлары һәм иҗади уку йортлары вәкилләре катнаша.