Казан филармониясендә Габдулла Тукайга багышланган концерт уза

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында "Габдулла Тукай – халык күңелендә" дип аталган концерт уза. Аны Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров оештырган.

 Эстрада концертында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин, Татарстан Республикасының халык артистлары Фердинанд Фәтхи, Фәрит Хатыйпов, Георгий Ибушев, яшь җырчылардан Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов, Резеда Ганиуллина, Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Мәдәни чара 19.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International