Татарстан белән Әрмәнстан мәдәни хезмәттәшлекне үстерергә ниятли

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Әрмәнстан делегациясе белән очрашты. Әрмәнстан Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вардян Тогянан җитәкчелегендәге делегация составында Әрмәнстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе киңәшчесе Левон Торгомян, Илчелекнең беренче секретаре Вазген Саргсян бар иде. Очрашуда шулай ук Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ведомствоның профильле бүлек җитәкчеләре катнашты.

Кунаклар ике яклы хезмәттәшлекне активлаштыруга карата кызыксыну белдерде һәм уртак чаралар үткәрүгә әзер булуларын билгеләп үтте.

“Бездә сезнең рәссамнарның күргәзмәләре уза, сезнең кинематографистлар Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнаша. Әлеге хезмәттәшлекне киңәйтергә һәм үстерергә кирәк. Без сезнең теләкләрне карарга әзер”, - дип билгеләп үтте үз чиратында Татарстан мәдәният министры.

Очрашуда хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре билгеләнде. Кунаклар Ереванда Сабан туе үткәрергә теләүләрен җиткерде. Яклар якын арада мәдәни алмаш буенча төгәл тәкъдимнәр эшләү турында килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International