Иртәгә 15.00дә Татарстан Милли музеенда Әдәби салонның “Язмышлар ярында” дип аталган утырышы узачак. Ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышлана.
Әдәби салонда профессор Фуат Галимуллин, халык шагыйрьләре Разил Вәлиев һәм Рәдиф Гаташ, ТРның халык артистлары Рөстәм Маликов, Хәлим Җәләл, шагырьләр, публицистлар, Зөлфәтнең якыннары һәм дуслары катнашыр дип көтелә. Биредә шагыйрьнең гаилә архивында һәм ТР Милли музее фондында булган экспонатлардан күргәзмә әзерләнәчәк.
Белешмә өчен. Зөлфәт беренче шигырьләрен 1968 елларда, Казан дәүләт университетында укыганда яза. Аның иҗат җимешләре "Беренче карлыгачлар" дигән җыентыкка кертелә. Соңрак шагырь язмышын журналистика белән бәйли һәм "Чаян" журналында, "Яшь ленинчы" балалар газетында эшли.
"Язмышлар ярында" дигән беренче китабы исә 1971 елда дөнья күрә. Аңа кереш сүзне Хәсән Туфан язган. Әдәби тәнкыйтьчеләр ул чагында ук шагырьнең сәләтен, шигырьләрендәге лиризмны күреп, югары бәяли.
Тәнкыйтьчеләр, халык арасында гына түгел, дәүләт дәрәҗәсендә дә Зөлфәт югары бәяләнә. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеме, 2000 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 2007 елда "Фидакарь хезмәте өчен" медале бирелә.