24 майда 18.00 сәгатьтә Казанның «Мир» кино театрында татар режиссеры Фәрит Дәүләтшинның иҗат кичәсе оештырылачак.
Режиссерның иҗат кичәсендә «Капка» нәфис фильмның премьерасы тәкъдим ителәчәк. Фильм татар телендә рус субтитралары белән бирелә.
«Капка»ның төп герое – Германиядә озак еллар яшәгән Миңнияр. Ул туган ягына кайта. Сәфәр иткәндә очраклы рәвештә ташландык авылга килеп чыга. Анда бер әби белән очраша. Әби Миңниярны Әфганстанда үлеп калган улы итеп кабул итә.