Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның туган көне. Ул 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ведомство исеменнән Фәрит Мөхәммәтшинны күркәм юбилее белән тәбрик итте.
“Сезне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, барлык сәнгать әһелләре һәм шәхсән үз исемемнән күркәм юбилеегыз белән кайнар котлыйм!
Сез халык ихтирамын тирән яулаган, ышанычлы сәясәт алып баручы гадел җитәкче. Социаль тормышның бихисап проблемаларын хәл итү, халыклар хокукын саклау, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту – Сезнең киң колачлы эшчәнлек нәтиҗәсе. Зирәк уй-фикерләрегез, фидакарь хезмәтегез безнең һәммәбезгә үрнәк булып тора һәм чиксез сокландыра.
Сезгә тирән хөрмәтемне белдереп, ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф телим! Луиза ханым белән бергә балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, уңышларына, шатлыкларына сөенеп, тигезлектә бәхетле гомер итәргә язсын!” – диелгән министрның котлавында