Иртәгә Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә”Изге Болгар җыены” чарасы уза. Ул 1989 елдан башлап, Идел Болгарстанында яшәүчеләрнең 922 елда Ислам динен кабул итүләренә багышлап үткәрелә.
“Изге Болгар җыены”на ел саен Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән күп санлы кешеләр килә. 2005 елдан башлап бәйрәм Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы ярдәмендә үткәрелә.
“Изге Болгар җыены” кысаларында VI «Иман моңы» Тынлы музыка фестивале уза. Ачык һавада оештырылган концертта Татарстанның танылган башкаручылары һәм коллективлары катнашачак. Программада – Ислам музыкасы, татар халык җырлары, автор әсәрләре.
Шулай ук халык касепчелеге осталары ярмрнкәләре, балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.