27 май көнне «Әкият» Татар дәүләт курчак театры “Хаврошечка” спектакленең (Людмила Савчук пьесасы) премьерасын чыгара.
Спектакльне сәхнәгә Красноярск курчак театрының баш режиссеры Светлана Дорожко куя. Светлана Дорожко – танылган режиссер, Россиянең бик күп театрларында ул куйган спектакльләр зур уңыш белән бара.
«Без аны күптән чакырган идек инде, – ди театр директоры Роза Яппарова. - Светлана «Алтын битлек» номинанты, бик күп театр фестивальләрендә Гран-при алды. Аны спектакль куярга чакырып торучы театрлар чиратка тезелгән. Ниһаять, ул 3 майда Казанга килеп, «Хаврошечка»ның репетицияләрен башлап җибәрде. Репетицияләр иртәдән кичкә кадәр бара, артистлар яратып эшлиләр. Театр цехларында да эш кайный – декорацияләр ясала, костюмнар тегелә, спектакль курчаклары әзер инде”.
Лирик, мистик һәм трагик вакыйгаларга бай спектакль тылсымлы әверелешләр белән бара, дип ышандыра театр.
Ятим калган Хаврошечкага үги ана һәм аның өч кызы янында яшәргә туры килә. Әлеге өч кызның бар хыялы кияүгә чыгу, алучылар гына юк үзләрен. Ә Хаврошечка эшли дә эшли. Ярый әле, могҗизалы сыер булыша үзенә.