Биектау районында Салих Сәйдәшев музее ачылды

2017 елның 19 мае, җомга

 Халыкара музейлар көнендә Биектау районының Өбрә авылында бөек композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салган шәхес Салих Сәйдәшевның музее ачылды. Тантанада ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, “Казан Кремле” Дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы” ДБУ директоры Зилә Вәлиева һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

“Бу музейны ачу республика күләмендәге вакыйга булып тора. Салих Сәйдәшев дөнья музыка мәдәниятенә юл ачты. Дөньяда бөек татар композиторының музыкасын башкармаган бер генә коллектив та юк. Бу музей да бөтен дөнья байлыгына әверелергә тиеш”, - дип белдерде Эльвира Камалова.

Ачылыш тантанасына бөек композиторның оныгы Камил Сәйдәшев һәм аның хатыны Иза да кайткан иде. Алар музейга картиналар бүләк итте. Ә Г.Камал Татар дәүләт академия театры артистлары Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтте. Аның узыкасын Салих Сәйдәшев язган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International