Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт сезонын тәмамлый

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ике танылган оркестрның уртак концерты белән 79 нчы эш сезонын тәмамлый. Бу хакта филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кич белән Россиянең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык инструментлары оркестры һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры чыгышы була.

Концертта А.Ключарев, А.Полонский, А.Пахмутова, А.Розенбаум, В.Минцев, Т.Кароль, Л.Афанасьев, А.Пинегин, И.Дунаевский, Р.Яхин, С.Беше и Е.Птичкин әсәрләре яңгыраячак.

Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International